Башкортстанда бүген җилнең көчәюе ихтимал. Атап әйткәндә, республиканың кайбер районнарында койма һәм яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 17 метрга җитәчәк.
Һава температурасы көндез 23-28°. Юлларда урыны белән томан, дип хәбәр итә синоптиклар. Уфада болытлы һава торышы фаразлана, җылылык 22-25 градус булачак. (Фото pixabay.com сайтыннан алынды)