Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Владимир Жириновский Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшәчәк

ЛДПР сәяси партиясе рәисе Владимир Жириновский Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшәчәк. Либерал-демократларның Уфада үткән конференциясендә шундый карар кабул ителде.

Партия бердәм сайлау округы буенча -- 113, ә бермандатлы округлар буенча 55 кандидат күрсәтә. ЛДПР сайлауга “Заставим власть работать!”, “Только вперед! На благо республики!” лозунглары астында барачак.

Партия исемлегенең өчлегенә ЛДПР рәисе Владимир Жириновский, Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев һәм партиянең төбәк бүлекчәсе координаторы Дмитрий Иванов керә. Дим районыннан сайлауда әле Уфа шәһәр Советында депутат булып торучы Вячеслав Рябов катнашачак.

Партия мөһим сәяси кампаниягә җитди әзерләнгән. “Халык кандидаты” конкурсы үткән. Конкурста җиңүче Владислав Васильев исемлек буенча да, бер мандатлы округ буенча да сайлауда катнашачак.

Фото: (Фото ЛДПР сайтыннан).