Чүмәләсен сырлап өеп тә куялар әле! Сездә печән чабалармы? Бездә печән чабалар!
Кырмыскалы районының Бишавыл-Уңгар авылында “Чыңла, чалгы!” дигән фольклор бәйрәме узды.
Анда печәнчеләр, басу эшчәннәре өчен аш-су әзерләүчеләр, такыя үрүчеләр арасында ярышлар оештырылды, бай мәдәни программа күрсәтелде.
Катнашучылар фигуралы печән чүмәләләре әзерләгән, алардан төрле сыннар үргән. Аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез, мөхтәрәм укучылар.