Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Балаларны лимузин сөзеп таптаган

Узган җомгада Туймазы районында коточкыч хәл булган: өч балага һәм бер хатынга котырган сыерлар ташланган. Бәхеткә, алар барысы да исән калган.

“Экспресс газета” хәбәр итүенчә, алты, тугыз һәм ун яшьләрдәге өч бала һәм аларның өлкән яшьтәге апасы Ык буена себерке җыярга барганнар. Кайтып килгәндә аларга лимузин токымлы сыер көтүе һөҗүм иткән.

Безнең гадәти сыерлардан алар ике тапкыр зуррак. Бу малларның көтүчесе килеп җиткәнче балаларны һәм аларның апасын сыерлар таптап бетергән. Җәфа күрүчеләрнең барысын да дәваханәгә озатканнар.

Тугыз яшьлек малайның хәле аеруча авыр: баланың өч кабыргасы һәм кулы сынган, башы күгәреп чыккан. Ул әлегә реанимациядә ята.

Фото: (Фото pixabay.com сайтыннан)