Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Рөстәм Фәтхетдинов әтисеннән күреп "ук юнган"!

Әтисе Салават Зәки улы кебек машина җене кагылган аңа.Рөстәм Фәтхетдинов әтисеннән күреп "ук юнган"!

Автоузышлар буенча Русия чемпионатының гомум зачетында ул - беренче.

12-13 июльдә Рөстәм янә узышка чыгачак.

- Монысында да уңыш килеренә ышаныч бар, - ди аның әтисе. - Һәркемнең баласы исән һәм сәламәт булсын!

Узган ял көннәрендә Тәтешле районының Аксәет авылында Салават оештырган "Туган авылым" республика фестивале гөрләде.

Августта яраткан җырчыбыз Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, һәр елдагыча, концертлар бирәчәк. Икенче фотода ул хатыны Ләйсән ханым һәм улы белән туган авылында.