Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Быел Башкортстанда бал аз булачак

Быел Башкортстанда бал уңышының бик түбән булуы мөмкин. Белгечләр мондый начар фаразны соңгы атналардагы эсселек белән аңлата.

Әлегә бал аертучылар бик сирәк. Бал кортлары бөтен көчләрен нектар җыюга түгел, ә эссе көннәр белән көрәшүгә сарыф итә.

Хәлне язның салкын булуы һәм җәйнең соңлап килүе дә катлауландыра, шуңа баллы үсемлекләр дә соңлап чәчәк атты. Әммә умартачылар һава торышы яхшырыр, эссе чигенер һәм озакламый бал суырту эшләре башланыр дип ышана.

(Фото pixabay.com сайтыннан алынды)