Волгоград өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек хатынны аю тоткынлыкка алган.
Хатын җиләк җыйганда аның каршына берничә баласы белән аю килеп чыккан. Аю хатынга тимәгән, әмма аның тирәсендә йөрүен дәвам иткән. Хатын да, аюның ачуы чыгуыннан куркып, утырган җиреннән китмәгән. Берникадәр вакыттан соң гына хатын коткаручыларга шалтырата алган. Алар аюны куып җибәргән.
(Фото pixabay.com сайтыннан алынды).