Башкалабыз Мәскәү дөньядагы иң матур, яшәү өчен уңайлы шәһәрләр исемлегенең алдынгы урыннарын били.
Мәскәү дөньяда төнлә иң нык яктыртылган шәһәрләр исемлегенә кергән. Моннан тыш, бу исемлектә Нью-Йорк, Лондон, Париж, Токио шәһәрләре бар. Шул ук вакытта, башкала уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча да Җир шарында алдынгы урыннарны били.
Соңгы вакытта гына да Мәскәүнең 300 урамы реконструкцияләнгән, 500 паркы төзекләндерелгән, 3,6 мең тарихи бинада төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Былтыр исә Мәскәү яшелләндерелгән шәһәрләр исемлегенең беренче урынын били иде.
Фото: pixabay.com