Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегендәге делегация булды.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләрен Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге кызыксындырды.
Очрашу барышында Татарстан мөселманнары лидеры "Хозур" нәшрияты эшчәнлеге белән таныштырды, үткәрелүче чаралар һәм башланып киткән проектлар турында сөйләде. Яклар дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрен карады, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фото dumrt.ru сайтыннан