Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Безнең студентлар сынатмый

Башкортстан дәүләт аграр университеты студентлары Саратовтан җиңү белән кайтты.

Саратов шәһәрендә Русиянең авыл хуҗалыгы югары уку йортлары арасында үткән VII җәйге универсиада тәмамланды.

Чараның соңгы көнендә Башкортстан дәүләт аграр университетының волейболчылар командасы алтын медаль яулады.

Моннан тыш, университет командалары грек-рим көрәше буенча - икенче, кызларның баскетбол, пауэрлифтинг, дартс командалары өченче урыннарга лаек булды. Гомум зачетта безнең студетлар икенче урын алды.

Фото БДАУ сайтыннан алынды