Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балалар өчен концлагерьмы?

Казандагы бер реабилитация үзәгендә балаларны җәзалауларга дучар иткәннәр.

"Реальное время" сайтында хәбәр ителүенчә, ата-аналар анда, аена 100 мең сум түләп, балаларына психологик ярдәм күрсәтергә урнаштырганнар.

- Улым тыңлашмый, мәктәпкә йөрми башлагач, мин аны бирегә китергән идем, - ди, Наталья Фадеева. - Ә аны биредә чын җәзалауларга дучар иткәннәр. Улым сөйләве буенча, аның аяк киемнәренә махсус агач табан беркеткәннәр һәм, банка капкачына су салып, аны бер каттан икенчесенә ташырга кушканнар. Бу хәл берничә көн дәвам иткән. Аннан аларны, өчәр көнгә утыргычка бәйләп куеп, бер ноктага карап утырырга мәҗбүр иткәннәр. Салкын су белән коендырып интектергәннәр. Улым, бу хәлләргә түзә алмыйча, үз-үзенә кул салырга булган - кан тамырларын кискән. Миңа бу хакта: "Улыгыз бер кызга җавапсыз мәхәббәте аркасында кулын сыдырды", - дип хәбәр иттеләр.

Ул, бу үзәк хезмәткәрләре хокук саклау органнары алдында җавап бирергә тиеш, дип исәпли һәм башка ата-аналарны монда мөрәҗәгать итмәскә чакыра.

Фото BNEWS сайтыннан