Найти в Дзене
"Идел" журналы

Яшим кебек яши алган кадәр...

Җылы кулым саклый кесәмдә. Гөлназ ГАЗИЗОВА

Мин киткәндә сиңа күтәрелеп
"Хуш!" дияргә, ахры, оныттым.
Эзәрлекли куе һава аша
Таныш тавыш. Таныш түгел ым.
Бер гомерне инде ничәнче кат
Яшим кебек
Яши алган кадәр
Җылың сеңеп калган кулларымны
Җитәкләде бүген башка шәһәр.
Хуш дияргә онытылган икән,
Иске сагыш шуңа пошына
Бүтән шәһәремдә аны җигеп,
Атлап керәм Яңа кышыма.
Бер гомерне яшим ничәнче кат
Һәр яңасы - Яңа ҮЗЕМДӘ
Кабат туып кабат яшәү көчен
Җылы кулым саклый кесәмдә.

Гөлназ ГАЗИЗОВА