Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Шәп тәкъдим!

Карт галим үзенең бер шәкерте белән кыр буйлап барганда иске аяк киеме таба. Ерактарак кырда эшләүче фәкыйрь кешене дә шәйләп алалар. Шәкерт укытучысына борылып карый да:

– Әйдә, бу кешене кызык итик. Аяк киемен яшереп куйыйк. Ә үзебез, әнә теге агач артына качып, ничек ачуы килүен күзәтербез, – ди. – Безгә фәкыйрьләрне ачуландырудан түгел, ә шатландырудан тәм табарга кирәк. Син бай гаиләдән ич, әйдә, аның аяк киеме эченә акча тыгып куйыйк та ни буласын карыйк, – ди остазы.

Шәкерткә бу фикер ошый. Ул, нәкъ укытучысы әйткәнчә, аяк киеме эченә акча тыгып куя да, остазы белән бергә агач артына яшеренә.

үпмедер вакыттан соң эшче киемнәре янына килә. Аяк киемен кигәндә, аның эчендә нидер булуын сизеп, кулын тыга да, кечкенә генә бер төргәк тартып чыгара. Төргәкне ачып җибәрсә, ни күрсен – акча! Икенче аяк киеменә кулын тыга, анда да акча! Ул як-ягына каранып ала, һичкем күренмәгәч, акчаны кесәсенә тыгып куя да, тезләнеп, кулларын күккә күтәреп, елый-елый: “Йә Раббым! Син балаларымның, авыру хатынымның ачлыктан, хәтта бер телем ипигә интеккәнен белүче! Йә Раббым! Чиксез шөкерләрем Сиңа гаиләмне ачлыктан коткарганың өчен!” – ди. Шулай елый-елый озак итеп дога кыла эшче.

Бу хәлне күреп торган шәкертнең күзләре яшьләнә. Остазы аңа:

– Минем тәкъдимем яхшырак булдымы, әллә синең аяк киемен яшерергә теләвеңме? – дип сорый.

– Гомеремдә дә онытылмаслык хәл булды бу. “Биргән кул алган кулдан да ныграк шатланучы” дигән сүзләрнең мәгънәсен төшенә алмый аптырый идем... Менә, ниһаять, аңладым, – ди шәкерте.