Сентябрь, октябрь айларында район ветеринария табиблары алдан тәгаенләнгән график нигезендә шәхси һәм күмәк хуҗалыкларда асралучы сыерларның канын алып, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруларына тикшерү үткәрде, Сыерга, сарыкка, атка һәм кәҗәгә себер түләмәсенә һәм эмкар чиренә каршы профилактик прививка ясалды.
Бу көннәрдә терлекләр украга каршы эшкәртелә. Ноябрь аеның икенче яртысында, декабрь башында аларга котыру чиренә каршы вакцина ясалачак. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин белдергәнчә, мондый профилактик чараларны ветеринария табилары елына ике тапкыр - яз һәм көз көне үткәрә. Көзге профилактик чаралар белән беррәттән, мөрәҗәгать нигезендә шәхси һәм күмәк хуҗалыкларда тояк авыруына каршы профилактик чаралар алып барыла.
Бу хакта сез тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.