10 ноябрь көнне районыбызда Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров җитәкчелегендә әлеге районның авыл җирлекләре башлыклары булып киттеләр. Алар иң элек муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараковлар озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан резидентларның эшчәнлеге белән таныштылар. Болардан тыш, алар әлеге резидентларда хезмәт куючы белгечләр, эшчеләр өчен төзелгән һәм наем тәртибендә тәкъдим ителгән торак йортларны, яшьләребез өчен төзелгән яңа микрорайонны карап уздылар. Соңрак районыбыз кунакларына декоратив агачлар үстерүче Теләче питомнигы күрсәтелде. Җитештерү күләме көннән-көн үсештә булган әлеге объектлар, алардагы эшнең куелышы биектаулыларның күңеленә хуш килде. Бу инде районыбыз халкы өчен өстәмә эш урыннары, район бюджеты өчен өстәмә салым кертемнәре дигән сүз. Бу хакта сез т
Бер күрешү – бер гомер Тәҗрибә уртаклаштылар (ФОТОЛАР)
12 ноября 201812 ноя 2018
23
~1 мин