Сезне 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның 2019 елга узара салым кертү буенча референдумында тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Сайлау бюллетене алу өчен, Сезгә Россия Федерациясе гражданы паспорты яки Россия Федерациясе гражданы паспортын алыштырырлык документны үзегез белән алып килергә кирәк.
2018 елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр эш көннәрендә 09.00-18.00 сәгатьләрдә Сезне сайлаучылар исемлеге белән танышу һәм аны төгәлләштурү өчен чакырабыз. Тавыш бирү көнендә мөһим сәбәп буенча (отпуск, эшлекле, сәфәр,хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазифаларын үтәү, сәламәтлек торышы) сайлау участогына килә алмасагыз, Сезнең гариза нигезендә 2018 елның 7-13 ноябрендә Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында ( адресы: Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт , тел. 2-14-34); 2018 елның 14-17 ноябрендә участок сайлау комиссиясе бинасында срогыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бирелә.
Сайлау комиссияләре