KaraTatTv - Татарское Караоке
322 подписчика • 960 просмотров • 2 года назад

Караоке - "Сагыну" Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv

Татарская народная песня "Сагыну"

Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.

Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!

Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV.
Karaoke in good quality online for free!