5,1K подписчиков
57 подписчиков
Снежный огонь (перевод с татарского Анастасия Маяковского) Күз яшьләре булып яңгыр ява
Ник елыйсың,болыт,елама.
Зинхар өчен,искә төшермә әле,
Авыр бит миңа болай да.
Карлы яңгыр,карлы яңгыр,
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне,миңа төбәп,
"Гафу ит"-дип сорама.
Белмисеңдер түгел,беләсеңдер,
Йомшак икәнлеген күңелем. Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган-мин бүген
Онытырга телим...мөмкин түгел.
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим...