877 читали · 2 года назад
Иркэ | Бары тик саубуллашу | Текст песни
Хушлашуларны теләми, Мин буген синен белән. Каерып алып китәсең Җанымны узең белән. Юк, китмә дип әйтә алмадым Бәгерләр өзелсәдә.  Кайтырсың бит яннарыма Син исән-имин генә.  Киткән чакта назлап кына Кочакларыңа алдың.  Эчтән генә син узең дә  Сагыш утында яндың. Кайтырмын мин, кайтырмын дип Вәгъдәләр биреп киттең.  Көтәрмен дип, көтәрмен дип Мин дә бит сузләр бирдем. Юлларыңда фәрештәләр Канатын җәеп торсын Куенындагы догалар Гел сине саклап барсын Кайтчы зинһар әйләнеп бер Син кабат илләреңә...
1 год назад
Әнисе Иркәнең яңа клибында төшкән: «Мин монда иң матуры»
Иркәнең «Бер кайтасы иде туган якка» җырына туган яклары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында төшергән клибы чыкты. Әлеге клипта җырчының әнисе, кызы Әминә, барлык туганнары һәм авыл халкы төшкән. Клипның идеясен Иркәнең өлкән кызы Айсылу тәкъдим иткән. Иркә «Интертат»ка әлеге клипның нәкъ менә шушы җанга якын кешеләре белән, туган нигезендә төшерелгәнгә аеруча кадерле булуын сөйләде. «20 елга якын эстрадада булып, беренче тапкыр туган авылымда клип төшердек. Нигә моңа кадәр бу хакта уйлаганым булмагандыр...