Статьи
2 часа назад
Авылларда Питрау җыеннары узды🤩 Питрау — җәйнең кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый🍀 Кайсы авылларда? Тулырак 👉 https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/avyllarda-pitrau-yennary-uzdy
4 часа назад
Зәйдән Клавдия Максимова: “Питраулар җиткәч истәлекләр барлап, бер кысылып ала йөрәгем”❤ Зәй районындагы Кабан Бастырыкта туып-үскән Клавдия Максимованың күп истәлекләре, шигырьләре авылының халкы, табигате, бәйрәм-йолалары турында. Бүген ул Питрау турында балачак хәтирәләрен яңартты. Һәркемнең дә бу бәйрәм турында матур истәлекләре бардыр: ✍“Минем дә бүген шул вакыйгага карата язган балачак шигырем килеп чыкты. Безнең гаилә өчен бу бәйрәм бигрәк тә якын бәйрәм иде. Әти без биш баланы ат арбасына утыртып, әнине үз кырына утырта иде дә, һәр Питрауда үзебезнең печән чаба торган, “Ике су” арасы дип аталган урман аланындагы “Матрос” басуына (безнең гаилә печән чаба торган аланчык) алып бара иде. ТУЛЫРАК
5 часов назад
Из истории изготовителей народных инструментов кряшен📖 История народной музыкальной культуры кряшен полна белых пятен. Творчество и жизнь легендарных народных певцов, исполнителей и изготовителей народных инструментов конца XIX – первой половины ХХ века в советское время были под негласным запретом и практически не изучалась. Чтобы наверстать упущенное и заполнить огромные лакуны истории народной культуры кряшен потребуются большие усилия. Читать подробнее
5 часов назад
Татмедиа каршысында Медиа-Питрау бәйрәме гөрләде - фото, видео😍🔥 «Туганайлар» газетасы быел өченче тапкыр ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме оештырды🎉 Бәйрәмебезгә быел да халык бик күп килгән иде. Скверда чәчәкләр, такыялар белән фотозона ясалды, килгән кунаклар Питрауда пешерелә торган ризыклар белән сыйланды. Чынлап торып, чәчәк һәм җиләк бәйрәме булды бу. Укырга 📖 👉 https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/tatmedia-karsysynda-media-pitrau-bairame-gorlade-foto-video Фотоальбом 📸 👉https://vk.com/album-11373411_303638610
8 часов назад
Ансамбль «Туганайлар» из Менделеевского района приняли участие на съемках документального фильма🤩 В селе Порым Граховского района Удмуртии снимают документальный фильм «Земля людей». Проект телеканала «Россия-Культура» рассказывает о жизни разных народов нашей страны. На территории России проживают представители почти 200 народов. История, культура, быт каждого из них уникальны, неповторимы. Очередная точка на карте «Земли людей» — село Порым📍 ПОДРОБНЕЕ
10 часов назад
Урта Баграж халкы маскировка челтәре үрүне туктатмыйлар💪 Зәй районының Урта Баграж авылында 75нче маскировка челтәре үрергә тарттырып куйдылар. Уртабагражлылар да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләре үрәләр. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/urta-bagraz-xalky-maskirovka-celtare-urune-tuktatmyilar
12 часов назад
Гөмбә һәм җиләк җыясызмы, карендәшләр?🍓🍄 Социаль челтәрләрдәге тасма гөмбә һәм җиләкләрнең фотолары белән тулган. Үрәсбаштан Любовь Павлова әйтүенчә, мул ел нәтиҗәсендә, ул гөмбә, җиләк белән сыйланырга һәм хәтта кышка кайнатмалар ясарга да өлгергән. – Һәр кеше дә урманга барырга яратадыр дип уйлыйм. Моңа теләк булса, вакыт, мөмкинлек тә табып була. Без җиләк сезонын көтеп алабыз, ул файдалы һәм тәмле. Гөмбәне катнаш урманнарда да, нарат һәм чыршы үсә торганнарында да җыябыз. Себерке дә әзерлибез, файдалы үләннәр дә җыябыз, балык тотарга да яратабыз,– диде ул. Тулырак:https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/gomba-ham-ilak-yiasyzmy-karendaslar
13 часов назад
Опубликовано фото
17 часов назад
Хәерле иртә, карендәшләр!☀ "Туганайлар" газетасы сезне МЕДИА-ПИТРАУГА кунакка чакыра!❤️ 📌БҮГЕН, 16 июль, 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы скверда журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме узачак. Аны “Туганайлар" газетасы быел өченче тапкыр оештыра. 🍓 Бәйрәмдә: Питрау җырулары, биюләр, фотозона, Питрау сыйлары. “Кряшен чибяре – 2024” титулын алган чибәр кыз белән аралашу. 🌸 Медиа-Питрауда Татарстанның атказанган артистлары – Оксана Дмитриева, Александр Игнатьев, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Казансу” фольклор ансамбле, “Кряшен чибяре-2014” Алина Давыдова, танылган “зажагалочка” Римма Никитина, яшь җырчылар – Амелия Феофанова белән Иван Пугачев чыгыш ясаячак. Алып баручы – “Керәшеннәр” КВН командасы капитаны – Дмитрий Баранов. 📍 Декабристлар урамы, 2. ⏰ 16 июль, 12:00 сәгәтьтә. Сезне көтеп калабыз! @kryasheni
1 день назад
“Әчелек”тә җиләк пешкән🍓 Әлеге шигырьне Лениногорск районы Федотовка авылында туып үскән Людмила Аланлы язган😍 ✍Анда кергән “Әчелек”, “Төбәк”, “Таштау” атамалары – аның туган авылындагы җирләр. – Халык кая ашыга соң? – “Әчелек” тау ягына! “Әчелек”тә җиләк пешкән – Кып-кызыл, ди, бал гына. “Төбәк”тә дә җиләк уңган - Чиләгең тиз тула, ди. Җиләк кебек кызлар гына Бу яклардан җыя, ди. Ә “Таштау”дагы җиләкләр Каптыңмы – эреп тора. Матур чиләк эчләренә Үзләре кереп тора! “Әчелеге”, “Төбәге” – Пешеп тора җиләге. Җитез, өлгер булсаң гына Бик тиз тула чиләге. УКЫРГА
1 день назад
На «Питрау-2024» нашим сородичам вручили государственные и ведомственные награды🎖 Церемония награждения состоялась 13 июля, на поляне «Тырлау» села Зюри Мамадышского района, во время официального открытия Республиканского праздника культуры кряшен «Питрау»🎉 🏅Указом Раиса Республики Татарстан за многолетний плодотворный труд, достойный вклад в повышение эффективности деятельности органов местного самоуправления медалью «За заслуги в развитии местного самоуправления в Республике Татарстан» награждена главный специалист сектора по учету и распределения жилья отдела инфраструктурного развития исполнительного комитета Мамадышского муниципального района Галина Ивановна Рязанова. Смотреть полный список: https://tuganaylar.ru/news/novosti/na-pitrau-2024-nasim-sorodicam-vrucili-gosudarstvennye-i-vedomstvennye-nagrady
1 день назад
Очраштыра, кавыштыра, их, Җөри җыеннары❤ 13 июльдә, Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Калатау итәгендә урнашкан Тырлау аланында, традиция буенча, керәшен мәдәнияте республикакүләм фестивале – Питрау үткәрелде. Быел анда 60 меңнән артык кунак, шул исәптән Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәм рухы мәйданда гына түгел, ә барлык тирә-юньгә таралган иде. Килүчеләрне тау башына зур хәрефләр белән язылган “Питрау” язуы каршы алып, маяк сыман юл күрсәтеп торды. Табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыйган, тирә-ягын хуш исле урман уратып алган Җөри авылы гөрләп торды🔥 Укырга: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/ocrastyra-kavystyra-ix-ori-yennary