Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяХаҗга синең юлың...Һәр ел хаҗ вакытында миллионлаган мөселманнар, төрле авырлыкларга, мәшәкатьләргә чыдап Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бу сәфәргә юнәләләр...Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә корбан чалу башкарыла. Ул безгә ислам дине йолаларының, гаделлек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кыйммәтләренә, милләтенә һәм диненә карамастан, якыннар һәм башка мохтаҗ кешеләр турында кайгыртуга нигезләнгән булуын искә төшерә. Дөрестән дә, бу көн гаиләләрне, милләтләрне һәм тулаем җәмгыятьне якынайту бәйрәме. Һәр ел хаҗ вакытында миллионлаган мөселманнар, төрле авырлыкларга, мәшәкатьләргә чыдап Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бу сәфәргә юнәләләр. Хаҗ кылучылар, булган һәр нәрсәнең дөньда калачагын, кешенең ихрам шикелле ап-ак кием, ягьни кәфен белән Аллаһының хозурына барачакларын исләренә төшерәләр. Гөнаһларының гафу ителүе өчен Аллаһыдан рәхмәт һәм гафу итүен сорыйлар. Ватан һәм милләтләре өчен, бөтен мөселман кардәшләре өчен хәер догалар кылалар.Лира ГАФИУЛЛИНА.Около минуты26 августа 2024