Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяХаҗга синең юлың...Хаҗ кылу тәртибен өйрәнеп башкару хәерле.Гарәфә көне Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9нда, Гарәфәттә тору көне була. Бу елның иң изге һәм уңдырышлы көннәренең берсе. Исламның изге җирләренә хаҗ кылучылар аны Гарәфәт тавы үзәнендә үткәрәләр. Монда Аллаһы Тәгаләгә күп сәҗдәләр , күз яшьләре белән ихлас догалар кылалар, Коръән укыйлар, Аллаһыны искә алалар, Аны данлыйлар, аңлап яки аңламый эшләгән гөнаһларны кичерү сорап, гафу үтенәләр. Хәдистә әйтелә: “Аллаһы Тәгалә уттан коткарган бер генә көн дә юк, Гарәфәт көнендәге кебек, үз ир колларын һәм кол хатыннарын да шул чаклы азат итәр. Чыннан да, Ул шул көнне кешеләргә якынлаша һәм фәрештәләр алдында алар белән горурлана. Ул аларның ни теләүләрен сорый” (Мөслим риваяте). Хаҗда булмаган мөселманнар бу көнне ураза тотып, изге эшләр эшләп, догалар кылалар. Тулырак-сайтта.Около минуты26 августа 2024