216 подписчиков
“Әчелек”тә җиләк пешкән🍓
Әлеге шигырьне Лениногорск районы Федотовка авылында туып үскән Людмила Аланлы язган😍
✍Анда кергән “Әчелек”, “Төбәк”, “Таштау” атамалары – аның туган авылындагы җирләр.
– Халык кая ашыга соң?
– “Әчелек” тау ягына!
“Әчелек”тә җиләк пешкән –
Кып-кызыл, ди, бал гына.
“Төбәк”тә дә җиләк уңган -
Чиләгең тиз тула, ди.
Җиләк кебек кызлар гына
Бу яклардан җыя, ди.
Ә “Таштау”дагы җиләкләр
Каптыңмы – эреп тора.
Матур чиләк эчләренә
Үзләре кереп тора!
“Әчелеге”, “Төбәге” –
Пешеп тора җиләге.
Җитез, өлгер булсаң гына
Бик тиз тула чиләге.
15 июля