Найти тему
216 подписчиков

Очраштыра, кавыштыра, их, Җөри җыеннары❤


13 июльдә, Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Калатау итәгендә урнашкан Тырлау аланында, традиция буенча, керәшен мәдәнияте республикакүләм фестивале – Питрау үткәрелде.

Быел анда 60 меңнән артык кунак, шул исәптән Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәм рухы мәйданда гына түгел, ә барлык тирә-юньгә таралган иде. Килүчеләрне тау башына зур хәрефләр белән язылган “Питрау” язуы каршы алып, маяк сыман юл күрсәтеп торды. Табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыйган, тирә-ягын хуш исле урман уратып алган Җөри авылы гөрләп торды🔥