106 подписчиков
Башкортстанда янә автоһәлакәт, янә кешеләр үлеме...
Автомобиль күпердән төшеп ике ир-егет һәлак булган...
Соңгы тәүлектә Система-112 шалтыратуларын эшкәртү үзәгенә республиканың Баймак районы 1нче Иткүл авылында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килә. Бу хакта БР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетында хәбәр иткәннәр. Авария нәтиҗәсендә ВАЗ-2105 автомобиле әйләнеп, күпердән килеп төшә. Бу урынга коткаручылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре килә. Кызганычка каршы, 72 һәм 57 яшьлек ике ир-ат һәлак булган.
Юлларда сак булыгыз! Үзегезне, башкаларны саклагыз! Юл ялгышуларны, игътибарсызлыкны кичерми...
Около минуты
12 июля 2024