106 подписчиков
Балтач районы реабилитация филиалында гепатит турында сөйләделәр
Шәфкать туташы Айгөл Миңнегалиева "Гепатитлар: белергә һәм курыкмаска" дигән темага лекция дәресе үткәрде. Шәфкать туташы инфекциянең ничек узуын, авыруның барышын, бу авырудан ничек сакланырга һәм кисәтергә икәнен җентекләп аңлатты. Гепатитларны профилактикалауга аерым игътибар бирелде, ягъни үзеңне гадәти тормыш режимында ничек сакларга кирәклеге турында сүз алып барылды. Чара ахырында балалар памяткалар, күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.
Около минуты
2 июля 2024