1883 подписчика
🎭“Берәүгә дә каршы төшкәнем юк”
Туфан Имаметдиновның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килгәненә өч ел тула. Сер түгел: ул вакытта театрда шактый ыгы-зыгы булып алды. Бүген вәзгыять ничек? Яңа режиссер труппа белән уртак тел тапканмы?
-Туфан Рифович, баш режиссер сыйфатында коллективка кереп китү авыр булдымы?
-Яңа коллективка кереп китү һәрвакыт катлаулы. Театрда бигрәк тә, туксан ел дәвамында формалашкан тере организм бит ул. Аның үз традицияләре, үзенчәлекләре бар. Коллективка яңа килгән кешенең бурычы – шуны аңлау һәм санлау.
Кемдер мине кабул итә, кемдер юк, моның өчен борчылмыйм. Ул шулай булырга тиеш. Тик берәүгә дә каршы төшкәнем юк. “Мине кабул итмәсәң, сине эштән җибәрәм”, - кебек сүзләр диктатура була. Андый чакта кеше курка башлый. Ә әгәр артистта андый хис-тойгы бар икән, ул...
Около минуты
25 мая 2024