Найти тему

Балтачта мәктәп театрлары коллективлары район фестиваленә җыелды

Фестиваль чикләрендә унҗиде коллектив чыгышы каралачак. Чыгышларны бәһалаган жюри составында Башкортстанның Халык артисткасы, якташыбыз, Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры актрисасы Альбина Кашанова да бар.
Чыгышларга таләпләр зур. Сайланган сәхнә әсәрләренең яшь тамашачыга тәрбияви тәэсире, режиссёрның алга куйган уйларының максатка ирешүе, актёр осталыгы, спектакльне музыкаль, нәфис бизәү, иң яхшы хатын-кыз, иң яхшы ир-егет роле кебек критерийлардан чыгып бәһалануы аңа зур таләпләр куелу билгесе.
Балтач районында 148 бала театр коллективларында шөгыльләнә. Шулар арасыннан 88е — 6—12 яшьлекләр.
Районда мондый фестиваль икенче тапкыр үтә. Быелгы чара Бөтендөнья театр көненә, Гаилә елына, Саулык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклау елына багышланды.
Балтачта мәктәп театрлары коллективлары район фестиваленә җыелды Фестиваль чикләрендә унҗиде коллектив чыгышы каралачак.
Около минуты