Найти тему

Балтач сайлаучыларын сайлауга килеп тавыш бирергә һәм... бүләк отарга чакыралар!

15—17 март көннәрендә “РӘХМӘТ — 2024” акциясе үтәчәк.
РӘХМӘТ-2024 — Русиядә уздырыла торган Гаилә елы кысаларында гамәлгә ашырылган бөтен гаилә өчен акция. Анда катнашу бик җиңел: 2024 елның 15-17 мартында Башкортстан Республикасы Сайлау участокларында бөтен гаиләгез белән Русия Президентын сайлауда катнашыгыз һәм РӘХМӘТ – 2024 волонтёрларыннан QR-кодлы билетлар алыгыз (8 символдан торган уникаль код), РАХМАТ102.рф сайтында теркәгез һәм уйнату нәтиҗәләрен көтегез. Призлар уйнатуда җиңүчеләр (смартфоннар, ноутбуклар, электр самокатлары, сәяхәтләр, шулай ук күп кенә башка призлар) тавыш бирүнең һәр көнендә икешәр тапкыр билгеләнәчәк (2024 елның 15, 16, 17 марты). Уфада фатир, автомобиль (суперпризлар) уйнатуда җиңүчеләр 2024 елның 30 апреленнән дә соңга калмый билгеләнәчәк. Суперпризлар уйнатуда акциядә катнашучыларның барысы да катнаша. Бер мобиль телефон номерына һәр розыгрышка биш QR-билет теркәлергә мөмкин.
Балтач сайлаучыларын сайлауга килеп тавыш бирергә һәм... бүләк отарга чакыралар! 15—17 март көннәрендә “РӘХМӘТ — 2024” акциясе үтәчәк.
Около минуты