Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяВатанны саклаучы көне уңаеннан тантанаБыел тамашачы залының алгы рәтләрендә утырган хәрби киемдәге ир-атлар игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз, гаилә әгъзалары белән биредә урын алган икән. .Бер матур традиция буенча Ватанны саклаучы көне районыбызда рух күтәренкелегендә үтте. Быел тамашачы залының алгы рәтләрендә утырган хәрби киемдәге ир-атлар игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз, гаилә әгъзалары белән биредә урын алган икән.Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Ватанны саклаучы көнендә тәбрикләү сүзен шул якташларыбызга мөрәҗәгать итеп башлады. "Олы горурлык кичерәбез. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз, басып залдагыларга күренегез әле, алкышлап алыйкчы",—диде. Тамашачылар ир-егетләргә аягүрә басып дәррәү алкышлады. "Сау-сәламәт булып, исән-сау туган якка әйләнеп кайтыгыз. Баш очыбызда аяз күк йөзе булсын. Җиңү белән кайтыгыз",—дип теләкләрен юллады Илгиз Әхвәс улы.Газим Талипов фотолары-сайтта.Около минуты22 февраля 2024