Найти в Дзене

Атом-төш сугышы башлана калса...

Нинди илләр азрак зыян күрәчәк?
Атом-төш сугышы килеп чыккан очракта Австралия һәм Аргентина башкаларга караганда азрак зыян күрәчәк. “РИА Новости”, Nature Food журналы язмасына таянып, шулай дип хәбәр итә. АКШның Нью-Джерси штатындагы Ратгерс университеты галимнәре атом-төш сугышы моделен булдырган. Шуңа нигезләнеп фикер йөрткәндә, шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләренә ташланган атом бомбалары ут өермәләре китереп чыгарачак, ә янганда барлыкка килгән кисәкчекләр һаваны пычратачак. Шуның аркасында климат үзгәреп, коры җирдә һәм океаннарда ризык запасы бик нык кимиячәк.
Атом-төш сугышы башлана калса... Нинди илләр азрак зыян күрәчәк? Атом-төш сугышы килеп чыккан очракта Австралия һәм Аргентина башкаларга караганда азрак зыян күрәчәк.
Около минуты