Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяТылсымлы маҗаралы чара Түбән Сикиязда Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияткә бай бәйрәм Түбән Сикиязда үтте. Яңа ел һәрвакыт могҗиза, тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр көтү чоры. 31 декабрьдә Түбән Сикияз мәдәният йортында «Сәлам, сәлам, Яңа ел»бәйрәм программасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы программасын әзерләделәр. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Чара чыршы тирәсендә җырлар, биюләр һәм әйлән-бәйлән белән узды. Бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннарга олысы-яше актив кушылды. Күңелле конкурсларда һәркем осталыгын күрсәтә алды. Тамашачыларга ихлас теләкләр яңгырады. Күтәренке кәеф, якты планнар белән өйләренә таралды лар бу көнне.Около минуты2 января 2024