Найти тему

Уфада күпер астында аяклары сынган ир атны тапканнар

Киров районында 33 яшьлек ир-ат җитди җәрәхәтләр алган.
«Башинформ» га үз чыганагыннан билгеле булганча, зыян күрүчене Агыйдел елгасы аша күпер астында табалар. Ул Яр буе урамындагы тротуарда яткан.
“Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырта. Һәлакәт урынына килгән табиблар зыян күрүчедә ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе һәм ике аягы да сынган диагноз куялар”,-дип сөйләгән мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Ир-атны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салырга тырышкан. Бу вакыйга белән хокук саклау органнары шөгыльләнә.
Уфада күпер астында аяклары сынган ир атны тапканнар Киров районында 33 яшьлек ир-ат җитди җәрәхәтләр алган.
Около минуты