Найти тему
262 подписчика

Мин тормышка гашыйк,беләсеңме


Шундый рәхәт җирдә яшәүләр

Иш(е)тү, күрү,аңлау бәхетләрне

Син яраткан эштә эшләүләр

Мин тормышка гашыйк,бүгенгедән

Урын булмас төнгә йөрәктә

Җанкаемның бар җылысын биреп

Яшәрмен мин җылы кирәккә

Мин тормышка гашыйк,шуның һакта

Бар дөньяга килә әйтәсе

Бу яшәүгә мәхәббәтем минем

Барсына да күчсен, әйдә соң

Мин тормышка гашыйк,яннарымда

Җан дусларым,туган-тумачам

Мин бәхетле,җирдә яшәү яме

Сүрелмәсен иде һичкайчан
Около минуты