Найти в Дзене
29 подписчиков

Юка рецепты. Ә сез юканы ничек пешерәсез?


Бик тәмле һәм йомшак килеп чыга торган юка рецепты белән бүлешим әле.

Кирәк:

1стакан катык

3а.к сыек май

3а.к шикәр комы

1 йомырка

1ч.к тоз

1ч.к уксус белән сүндерелгән сода

Он

Әзерләү тәртибе:

Бер стакан катыкка сыек май, шикәр комы, йомырка, тоз, уксус белән сүндерелгән сода, он салып камыр басабыз. Баллы яратучылар шикәр комын күбрәк тә сала ала. Камырны өлешләргә бүләбез. Һәрберсен калын итмичә генә җәеп, майлы табада, газ өстендә, ике яклап пешереп алабыз.

🤗Тәмле булсын!

Автор @leisan_resepti
Юка рецепты. Ә сез юканы ничек пешерәсез? Бик тәмле һәм йомшак килеп чыга торган юка рецепты белән бүлешим әле.  Кирәк: 1стакан катык 3а.к сыек май 3а.к шикәр комы 1 йомырка 1ч.к тоз 1ч.
Около минуты