Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Карендәшләр! Иртәгә, 7 нче апрельдә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан

Карендәшләр! Иртәгә, 7 нче апрельдә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичәгә чакырабыз. Исән булса, быел Клара апа Булатовага 90 яшь тулган булыр иде. Үзебезнең Клара апа, дип йөртәбез аны. Гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, «Келәү» дигән китабы белән керәшеннәргә әдәби һәйкәл куйган, шул ук җыентык белән Тукай премиясен алган шагыйрә ул☀️ Килегез, Клара апабызны бергәләп искә алыйк, язгы кичне матур җырлар һәм шигырьләр тыңлап уздырыйк🤗 🗓️7 апрель, 18:00. 🏡Җырчы Җәкәү җорты (Казан, Худяков урамы, 11).

В ответ на пост

Карендәшләр! Иртәгә, 7 нче апрельдә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичәгә чакырабыз.

Исән булса, быел Клара апа Булатовага 90 яшь тулган булыр иде.

Үзебезнең Клара апа, дип йөртәбез аны. Гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, «Келәү» дигән китабы белән керәшеннәргә әдәби һәйкәл куйган, шул ук җыентык белән Тукай премиясен алган шагыйрә ул☀️

Килегез, Клара апабызны бергәләп искә алыйк, язгы кичне матур җырлар һәм шигырьләр тыңлап уздырыйк🤗

🗓️7 апрель, 18:00.

🏡Җырчы Җәкәү җорты (Казан, Худяков урамы, 11).