Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Кырык беренче ел балалары

❤️ Наласа авылында яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел — 85 яшь. Бер елгы, туган көннәре дә янәшә генә: 12 гыйнвар һәм 5 апрель. Аларның тормыш юлы — сабырлык, тырышлык һәм мәхәббәт үрнәге. Сугыш еллары ачлыгын, юклыгын күреп үсәләр, кечкенәдән хезмәт белән чыныгалар. Бер урамда үсеп, бер сыйныфта укып, еллар узгач та бергә калалар. 1963 елда гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Авырлыкларга карамастан, кул кушырып утырмыйлар — эшлиләр, төзиләр, балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Бүген исә уллары, киленнәре, оныклары — аларның төп терәге һәм горурлыгы. Флюра апа — гомер буе актив, кешеләр өчен янып яшәгән, мәдәнияттә дә, җәмәгать эшләрендә дә үрнәк булган. Илдар абый — намуслы хезмәте белән гомер буе илгә хезмәт иткән. Бүген алар: ✨ тормышка шөкер итеп ✨ балалар кайтуын көтеп ✨ тынычлыкның кадерен белеп яшәүнең матурлыгын саклыйлар. “Хәзер җәннәттә яшибез, елларга тынычлык кына булсын,” — диләр алар. Шундый кешеләр — безнең чын байлыгыбыз .

Кырык беренче ел балалары ❤️

Наласа авылында яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел — 85 яшь. Бер елгы, туган көннәре дә янәшә генә: 12 гыйнвар һәм 5 апрель.

Аларның тормыш юлы — сабырлык, тырышлык һәм мәхәббәт үрнәге. Сугыш еллары ачлыгын, юклыгын күреп үсәләр, кечкенәдән хезмәт белән чыныгалар. Бер урамда үсеп, бер сыйныфта укып, еллар узгач та бергә калалар.

1963 елда гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Авырлыкларга карамастан, кул кушырып утырмыйлар — эшлиләр, төзиләр, балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Бүген исә уллары, киленнәре, оныклары — аларның төп терәге һәм горурлыгы.

Флюра апа — гомер буе актив, кешеләр өчен янып яшәгән, мәдәнияттә дә, җәмәгать эшләрендә дә үрнәк булган. Илдар абый — намуслы хезмәте белән гомер буе илгә хезмәт иткән.

Бүген алар:

✨ тормышка шөкер итеп

✨ балалар кайтуын көтеп

✨ тынычлыкның кадерен белеп

яшәүнең матурлыгын саклыйлар.

“Хәзер җәннәттә яшибез, елларга тынычлык кына булсын,” — диләр алар.

Шундый кешеләр — безнең чын байлыгыбыз .