“Кара тәнле кызга өйләнәм!”
Нгамбоның татар халык биюен оста башкаруы барысын да сокландырды.
Алты ел чамасы элек “Интертат” сайтында Пермь өлкәсенең Сидәш авылыннан татар блогеры һәм сәяхәтче Марат Дәүлиевның Африкадан Русиягә килгән бер кыз белән танышып, аңа өйләнүе турында кызыклы язма укыганым хәтердә калган. Аларның арытабангы язмышы, тормышлары ничек икән, дигән сорау туса да, ничектер, кызыксынмадым. Татар егете белән кара тәнле кызның, күрәсең, мәхәббәтләре шулкадәр көчле булгандыр, югыйсә, Замбия сылуы да җылы илен калдырып, зәмһәрир салкын кышлы Русиягә килен булып төшмәс иде, дип уйлаудан ары китмәдем.
Уйламаганда мин әлеге пар белән кабат “очраштым”. “Миллиард татар” энциклопедиясе басмасында Марат Дәүлиевның хатыны Нгамбо белән быел Яңа ел кичендә авыл халкын шаккатырып татарча биюләре турында хәбәр игътибарны җәлеп итте. Ә “Интертат” сайтында әлеге ике яшь йөрәкнең тормышлары турында тагын да тулырак мәгълүмат бар иде.
Билгеле, татар дөньясы өчен мондый хәл әллә ни мөһим дә, әһәмиятле дә түгел кебек. Ә менә Нгамбоның ничек итеп безнең урыс кышына яраклашуы, милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне теләп өйрәнүе соклану уята.
Мәкаләне язарга әзерләнгәнче Марат Дәүлиев турында 2020 елның көзендә укыган хәбәрне искә төшерүем дә урынлы булды. Ул вакытта “Интертат” сайты журналисты белән әңгәмәсендә Марат әфәнде “Вконтакте” сайты аша Африка илендә яшәүче Кент исемле кыз белән танышуы һәм аны үзенең туган авылына кунакка чакыруы турында тәфсилләп сөйли.
“Кент үзе христиан динендә, Ислам динен әлегә кабул итәргә әзер түгел, тик каршы да түгел, никах укытырга бик теләп ризалашты”, – ди ул.
Кыскасы, Кент Сидәш авылына килен булып төшәргә ризалыгын бирә. Авыл тормышына тиз өйрәнә. Әлеге әңгәмәдә Марат бераздан Кентның үз иленә кайтып китүе, Замбиядә табиб белгечлегенә укуы һәм киләчәктә Русиягә килеп, биредә үз һөнәре буенча эшләячәге турында сөйли...
Интернациональ гаилә белән 2020 елдагы беренче “очрашу”ымны искә төшерүем, чынлап та, урынлы булып чыкты. Чөнки быел авыл клубында бөрмәле татар күлмәге һәм татар калфагы кигән хатыны Кент түгел, Маратның икенчегә өйләнгән Замбия кызы булып чыкты. Нгамбо белән Марат 2023 елда өйләнешкәннәр. Әйткәндәй, кара тәнле сылуның монысы Ислам динен кияүгә чыкканчы ук кабул иткән була...
Марат белән Нгамбоның быел Яңа ел чыршысы янындагы биюен күзәтеп, бөтен зал аларны алкышларга күмгән. Социаль челтәрләрдә африкалы киленне “Чын татар кызы бит ул”, “Молодец, без, татарлар да аның кебек дәртле итеп бии белмибез”, – дип язучылар да күп булган.
Журналистлар белән очрашуда Марат үзенең үсмер чагында ук кара тәнле кызга өйләнергә хыяллануы турында яшерми. Һәм шундый максат белән ул социаль челтәрләр аша булачак беренче хатыны – Замбия кызы Кент белән танышкан була. Алар урыс телендә аралаша, чөнки татар егете инглиз телен начар белгән. Кент исә, урыс теленнән тыш, француз һәм үзенең туган телендә дә яхшы сөйләшкән.
Кызганычка каршы, Маратның беренче хатыны Кент белән мәхәббәт ялкыны озак дәвам итми. Африка кызы үз иленә кайтып китә. Шулай яшь гаилә озак вакыт аерым яшәргә мәҗбүр була. Ихтимал, аларның аерылышуына да нәкъ шул сәбәпче булгандыр.
Кентның арытабангы язмышы турында Марат хәбәрдар түгел һәм ул журналистларның соравына да: “Мин аның турында бернәрсә дә белмим. Сорамагыз. Аерылышканнан бирле без аралашмыйбыз”, – дип җавап биргән.
Маратның “үсмер чактан ук кара тәнле хатын-кызга өйләнергә теләдем” дигән хыялы сүрелмәгән, күрәсең. Шул рәвешле, 2023 елда ул кәләшне тагын Замбиядән сайлый.
Татар егете, Африка кызына өйләнү һич тә җиңел түгел икән, ди. Шул елның гыйнварында алар рәсми рәвештә ир һәм хатын буларак теркәлә. Гаҗәп хәл: Замбиядә дә кәләшне “сатып алу” йоласы бар икән. Элек калымны сыер белән бирсәләр, хәзер акча сорыйлар.
– Безнең Русия акчасы белән исәпләгәндә, кызны әти-әнисеннән сатып алуга 166 мең сум бирергә тиеш идем, әмма бу кадәр акча минем өчен күп иде. Уртак фикергә килдек инде, – дип искә ала Марат. – Замбиядә ЗАГСка баруның да үз тәртипләре, таләпләре бар. Ир һәм хатын булуны раслаучы документ алырга барганда кияү ягыннан булган шаһитларның берсе гадәти кием белән килгәнлектән, никахлашу тантанасын үткәрүдән баш тарттылар. Миңа бераз бәхәсләшергә туры килде. Мин кунакларның бу бәйрәмгә башка илдән килүе, кәләш өчен калым һәм дәүләт пошлинасын түләвем турында белдергәч кенә хәлебезгә керделәр. Менә шулай Замбия кияве булдым мин.
Чит илдә никахлашу турындагы документны кулга алу белән яшь гаилә Русиягә – Маратның туган ягына кайта. Әти-әниләре белән бергә яши башлыйлар. Биредә татар йолалары буенча никах укыталар.
Татар авылына килен булып төшкән Африка кызы беренче тапкыр ап-ак карны күреп таң кала. Бераздан кар көрәү аның яраткан шөгыленә әверелә. Әнә шулай Нгамбо үз иленнән бик ерак кыйтгадагы Сидәш авылындагы татар дөньясына “чума”. Урында яшәүчеләр белән аралашырга тырышуын да күрсәтә ул.
Нгамбога татар егетенә кияүгә чыгарга нинди уйлар, хәлләр этәргеч биргән? Бу сорауга җавапны, билгеле, яшь йөрәкләр үзләре генә беләдер. Ләкин аларның арасындагы мәхәббәт хисенең никадәр көчле булуын инкарь итеп булмый. Нгамбоның үз гомерендә беркайчан да күрмәгән Русиядә яшәүче егеткә гомерлек яр булып барырга риза булуы да шуны күрсәтә. Аннары, Нгамбоның никахка кадәр үк Замбиядән ерактагы салкын төбәктә урнашкан татар авылы тормышы белән танышуы да татар егетенә булган хис-тойгыларының никадәр көчле булуы турында сөйли. Тагын да кызыклысы: Африка кызы никах бәйрәменә кадәр татар биюләрен теләп өйрәнгән.
Нгамбо һөнәре буенча педагог. Башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы. Дөрес, Русия килене булгач, аңа укуын вакытлыча калдырып торырга туры килгән. Марат күптән түгел социаль челтәрләрдә хатынының дистанцион белем алачагы турында хәбәр иткән.
Марат белән Нгамбо соңгы вакытларда төрле социаль челтәрләрнең четерекле героена әверелеп бара. Ике милләт кенә түгел, бер-берсеннән гаять ерак ике илдә яшәгән егет һәм кызның гаилә хәле, тормышларындагы яңалыклар һаман да меңнәрчә кешенең игътибарында. Ихтимал, кемдер мондый катнаш никахка гаҗәпләнә, ышанмый торгандыр. Икенчеләре исә чын мәхәббәткә бернинди сынаулар да, каршылыклар да чик куя алмый, дигән фикердә. Иң мөһиме – алар бәхетле булсын!
Олег Төхвәтуллин әзерләде.