Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Татарстаннан Иран халкына гуманитар ярдәм юлланды

🤝 Республикадан 50 тоннадан артык гуманитар йөк Иранга озатылды. Өч фурадан торган автоколонна составында көнкүреш химиясе һәм гигиена чаралары бар. Акцияне «Нэфис» хәйрия фонды, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иранның Генконсульлыгы бергә оештырды. «Бу — авыр шартларда калган кешеләргә ярдәм итү һәм теләктәшлек күрсәтү адымы», — дип билгеләделәр оештыручылар. Ярдәм тиздән мохтаҗларга тапшырылыр дип көтелә.

Татарстаннан Иран халкына гуманитар ярдәм юлланды 🤝

Республикадан 50 тоннадан артык гуманитар йөк Иранга озатылды. Өч фурадан торган автоколонна составында көнкүреш химиясе һәм гигиена чаралары бар.

Акцияне «Нэфис» хәйрия фонды, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иранның Генконсульлыгы бергә оештырды.

«Бу — авыр шартларда калган кешеләргә ярдәм итү һәм теләктәшлек күрсәтү адымы», — дип билгеләделәр оештыручылар.

Ярдәм тиздән мохтаҗларга тапшырылыр дип көтелә.