Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның хатыны Рәмзия ханымга багышлап язган шигыре

1937 ел. Сәләйгә 29 яшь. Бу шигырь  өйләнешеп бер ел үткәч, Арчага килеп яши башлаган елда язылган. Шигырьне "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев укый. Арча педагогика көллиятендә ветеран педагоглар белән очрашуда.   Мәңгелек бүләк Хисләремнең   артык якынлыгын Сиздермичә йөрдем – түзмәдем: Мәңгелеккә калып яшәсен дип Иң кыйммәтле бүләк  эзләдем.   Табалмадым. Инде эзләмим дә  Мин бит аны күптән тапканмын! Сиңа булган яшьлек дуслыгымның Мәңге сүнмәс утын якканмын   Энҗеләрдән торган бүләкләр дә Дуслык булып мәңге калалмас. Йөрәктән чыкмаса, ул йөрәктә Сөю хисе булып  яналмас.   Еллар үтеп, чәчләр агарса да, Яшьлек дәртен миндә  табарлар. Гөлләр корып,  утлар сүнсәләр дә, Сиңа булган хисләр янарлар.  

Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның хатыны Рәмзия ханымга багышлап язган шигыре. 1937 ел. Сәләйгә 29 яшь. Бу шигырь  өйләнешеп бер ел үткәч, Арчага килеп яши башлаган елда язылган.

Шигырьне "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев укый. Арча педагогика көллиятендә ветеран педагоглар белән очрашуда.

  Мәңгелек бүләк

Хисләремнең   артык якынлыгын

Сиздермичә йөрдем – түзмәдем:

Мәңгелеккә калып яшәсен дип

Иң кыйммәтле бүләк  эзләдем.

 

Табалмадым. Инде эзләмим дә

 Мин бит аны күптән тапканмын!

Сиңа булган яшьлек дуслыгымның

Мәңге сүнмәс утын якканмын

 

Энҗеләрдән торган бүләкләр дә

Дуслык булып мәңге калалмас.

Йөрәктән чыкмаса, ул йөрәктә

Сөю хисе булып  яналмас.

 

Еллар үтеп, чәчләр агарса да,

Яшьлек дәртен миндә  табарлар.

Гөлләр корып,  утлар сүнсәләр дә,

Сиңа булган хисләр янарлар.