Күңелләр иман нурына тулды
Уфада мөнәҗәт башкаручылар конкурсының йомгаклау өлеше узды
Ураза гаете – Исламда иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан аеннан соң мәчеттә догалар уку, мөнәҗәтләр тыңлау, бер сафта намазга басу, конкурсның йомгаклау өлешен үткәрү күркәм гадәткә һәм бәйрәмнең матур дәвамына әйләнде, күңелләргә тагын да иман нуры таратты.
Быел да Ураза гаете көннәрендә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мөнәҗәт моңына күмелде. Монда Башкортстан Республикасы татар-хатын кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы белән “Ихлас” мәчете оештырган Мөнәҗәт конкурсының икенче туры һәм йомгаклау тантанасы үтте.
Февральдә бәйгенең беренче онлайн-турына “Мөнәҗәт әйтү” һәм “Үзе иҗат иткән мөнәҗәтне әйтү” номинацияләренә Башкортстанның Бишбүләк, Туймазы, Бакалы, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Аскын, Уфа районнарыннан, Уфа, Дүртөйле, Нефтекама, Дәүләкән, Благовещен шәһәрләреннән, Ырынбур өлкәсеннән һәм Магнитогорск шәһәреннән кырыкка якын гариза кабул ителде. Беренче сайлау этабын узып, икенче турга 18 катнашучы чыкты. Шулай ук, Туймазы районының Кандра балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче 7 бала (җитәкчеләре – Алия Закирова) конкурстан тыш чыгыш ясарга теләк белдерде, чөнки быел балалар арасында ярыш игълан ителмәгән иде.
Мөселман халкы һәр эшне догалар укып башлый. Шуңа күрә дә бәйге алдыннан “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин, Уфа шәһәре “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе, “Раббани” мәчете имам-хатыйбы Мәхәммәт Галләм догалар укыдылар һәм эш-гамәлләребезнең уңышлы, уй-ниятләребезнең ихлас, саф булуын теләделәр.
Конкурсны бәяләр өчен мәртәбәле жюри агъзалары чакырылган иде. Русиянең әтказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев жюри рәисе булса, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Раббани” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм, Башкортстанның татар-хатын кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Зөһрә Исламова, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, “Башкортстан мөселман хатын-кызлары берлеге” рәисе, педагог-мөгаллимә Розалия Халикова, бик күп җырлар авторы, композитор, узган елдагы мөнәҗәт конкурсының Гран-при иясе Роза Якупова жюри әгъзалары булды.
Бераз дулкынланган конкурсантлар бер-бер артлы чыгыш ясаган саен мәчет эче тагын да нурланды. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде, чөнки һәр чыгыш саен Аллаһка мөрәҗәгать итү, аны данлау, мактау сүзләренең талгын гына көйгә кушылып әйтелүе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Шунысын да әйтергә кирәк, конкурсантлар ныклы әзерлек белән килгән һәм текстны сайлаган вакытта еш кабатланмаганына тукталган. Һәр бәйгеченең чыгышы үзенчәлекле һәм матур булып, челтерәп аккан саф чишмә суын бәллүр савытка агызган кебек, залдагы барлык кешенең җаны илаһи моң белән тулды.
Конкурс өлеше тәмамланганнан соң сәхнә түренә яшь мөнәҗәтчеләребез күтәрелде. Саф татарча мөнәҗәт әйтеп, сәләтләре, тырышлыклары, ихлас чыгышлары белән Чулпан Шәрипова, Камил Латыйпов, Анелия Биктимерова, Шамил Габдуллин, Алия Белголова, Әминә Салихова, Айдан Хәйдәров барыбызны да хәйран калдырды, сокландырды, киләчәгебез өчен горурлану хисләре уятты.
Жюри нәтиҗәләр ясаганда да сәхнә түре буш тормады. Туймазы районының Кандра балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр үзләренең чыгышын дәвам итте, конкурста катнашучылар да сәләтләрен күрсәтте. Араларында былтыргы бәйгенең Гран-при иясе Роза Якупова, икенче урынны яулаган Лилия Вахитова да булып, чараны тагын да бизәделәр. Ә инде конкурсны алып баручы Зилина Садретдинованың танылган шагыйрә Дилә апа Булгакованың шигырьләрен яттан сөйләве ямь өстенә ямь булды. Әйткәндәй, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зилина Габбас кызы кул эшләренә дә бик оста. Ул яшь мөнәҗәтче кызларга бүләккә калфаклар чигеп алып килгән.
Жюри эше һәрвакыт җаваплы һәм четерекле булуга карамастан, һәр бәйгенең җиңүчесен билгеләү фарыз. “Мөнәҗәт әйтү” номинациясендә беренче урынга Туймазы районының Кандра авылында яшәүче Ранис Әдеһәмов лаек булса, икенче урынны Чакмагыш районының Митрә-Әюп авылында яшәүче Рәмзия Гайнанова яулады. Өченче урынга Гөлфия Хәбибуллина белән Әнүзә Тимергалиева чыктылар. Алар икесе дә Бакалы районының Мостафа авылыннан.
“Үзе иҗат иткән мөнәҗәтне әйтү” номинациясендә Чакмагыш районының Митрә-Әюп авылыннан Резидә Каюмова беренче урынга лаек булса, Нефтекама шәһәреннән Гөлфинә Латыйпова икенче урынны яулады.
Конкурста катнашучы Резида Сабитова Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның, оешмабызның шәрәфле җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаеваның махсус призына лаек булды. Шулай ук, Туймазы районының Кандра балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алия Закирова халык авыз иҗатын һәм татар халкының рухи мирасын саклауга керткән зур өлеше өчен оештыручыларның махсус бүләгенә лаек булды. Икенче Мөнәҗәт конкурсының Гран-при иясе дип Уфа шәһәрендә яшәүче Нәфисә Ибраһимова табылды.
Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә инде конкурстан тыш катнашучы балаларга бүләкләр һәм “Сәхибҗамал” оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмне үткәрүдә Башкортстанның халык артисты, оешмабызның якын дусты, бүген Ватаныбыз сагында хезмәттә торучы Радик Динәхмәтов, “Сәхибҗамал” оешмасының идарә әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фирдина Зиннәтуллина, “Сәхибҗамал” оешмасының идарә әгъзасы, педагог-психолог Фәүзия Мөхәммәтдинованың матди ярдәме файдаланылды. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, “Ихлас” мәчете, “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте.
– Быел да республикабызда шушындый конкурс узуына мин бик шат һәм оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Катнашучыларның чыгышы да ныклы әзерлекле икәнлеге күренеп тора. Чыгыш ясаучылар мөнәҗәтләрне әзерләгәндә эзләнгән, кабатланган текстлар булмады. Катнашучылар арасында яшьләрнең булуы да – күркәм күренеш. Һәр чыгыш ихлас булып, мөнәҗәтченең күңел торышын да ачып бирә алды. Бүген сәхнә түрендә чыгыш ясаган һәркайсыгыз милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклауда, киләчәк буынга тапшыруда, динебезне күтәрүдә зур эш башкара.
Бүген сәхнә түрендә чыгыш ясаган балаларның чыгышы искиткеч матур, зәвыклы, ямь өстенә ямь булды. Барыбыз да сокланып тыңладык һәм карадык. Аларның җитәкчесе Алия Закированың эшчәнлеген аерым ассызыклап, мактау сүзләре җиткереп, рәхмәт әйтәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! – диде жюри рәисе Идрис Мөдәрис улы. Аннары ул моңлы, аһәңле тавышы белән искиткеч югары дәрәҗәдә мөнәҗәт башкарып, барыбызны да сөендерде.
Узган елда катнашканнарның күбесе конкурска тагын килергә теләк белдергән иде. Шулай ук, ел дәвамында конкурс узу-узмау турында сораучылар, катнашырга теләкләре барлыгын әйтүчеләр булды. Димәк, халкыбыз арасында әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт яңартыла, халык авыз иҗатына, мөнәҗәтләр әйтүгә кызыксыну арта. Киләчәктә дә мондый конкурслар ешрак үтсен, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен, Ураза гаетен дә исән-сау, бергә һәм бердәм булып каршы алырга насыйп итсен!
Зөһрә ИСЛАМОВА.