Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиковка 80 яше тулу уңаеннан “Башкортстан Республикасының атказанган дәүләт һәм муниципаль хезмәте хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирде. “Мин 1995 елдан туган республикага хезмәт итәм. Иң нәтиҗәле, иң эшлекле Хөкүмәт ─ нәкъ менә бездә. Кайда гына эшләсәм дә, Башкортстан Республикасыннан булуым белән горурландым”, – диде Ришат Халиков җавап сүзендә.
Төбәк Башлыгы республикага БПЛА һөҗүме белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде. Ул белдерүенчә, БПЛА Затон бистәсендә төзелүче йортка төшкән. “Аллаһка шөкер, беркем дә зыян күрмәде. Анда җиңел җәрәхәт алучылар булды, ике төзүче дәваханәгә ятудан баш тартты, –─ диде Радий Хәбиров. – Әгәр утырыш үткәрергә кирәк икән, безгә уйларга кирәк. Ләкин барысы да җайга салынган, барысы да эш тәртибендә хәл ителә”. Киңәшмәдә республика җитәкчесе Уфада “Әр-Рәхим” Җәмигъ мәчете төзелеше барышы турында сөйләде. “Б