Хәзер яшьләр мәктәп елларыннан ук нинди дә булса бер яисә берничә спорт төре белән җитди шөгыльләнә дә, югары уку йортларына кергән вакытка инде әзер спортчы булып өлгерә. Бу аңлашыла, чөнки хәзер балаларга да, яшьләргә дә спортның яраткан төре белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыла, спорт заллары эшли, төрле командалар оештырыла. Шунысы да куанычлы: Башкортстан Башлыгы башлангычы нигезендә “Авыл тренеры” программасы эшли башлады. Бу – зур казаныш. Әлеге программа бик вакытлы кабул ителде, дип уйлыйм. Ә хәзер үткән гасырның 70-80нче елларына әйләнеп кайтыйк. Юк, без үскәндә сугыш та булмады, ачлыкны да күрмәдек, кияргә кием дә бар иде. Авылларда балалар күп иде. Физкультура укытучысы: “Егетләр, футбол тубын теләсә кайчан минем ихатадан кереп алыгыз!” – дисә, без кичкә кадәр туп тибәргә әзер идек. Чөнки физкультура укытучысы булып махсус белеме булмаган берәр укытучының ире эшли иде. Үзегез уйлап карагыз: махсус белеме булмаган, балалар дөньясыннан ерак торган кешене мәктәпкә физкульту