Катнашучылар махсус хәрби операция ветераннары белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру, шулай ук гражданнарның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булуы турында фикер алыштылар.
- Башкортстан ике тапкыр — 2019 һәм 2025 елларда Русиядә спортчылар төбәге дип танылды. Бу казаныш, барыннан да элек, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме, бөтен тармакның бердәм эше һәм, әлбәттә инде, республикабызның данлыклы спорт традицияләре аркасында мөмкин булды. Безнең, чыннан да, уңышларыбыз яхшы. Тармакның төп күрсәткечләре үтәлде һәм бүгенге көндә алар гомумрусия күрсәткечләреннән югарырак, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов.
Бүгенге көндә Башкортстанда даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлеше - 64,2 процент (Русия буенча – 62,6), ә гражданнарн