Миңа да, Ринатка да 60 яшь. Без аның белән 1 ел элек таныштык. Оныгымны бокс түгәрәгенә алып килгән идем. Ринат анда тренер булып эшли. Мин хәтта аптырадым да, чөнки залда башка тренерлар барысы да яшьләр иде. Әмма Ринат 60 яшьтә булса да, егетләр кебек, бик яхшы формада. Берничә тренировкадан соң без аның белән исәнләшә башладык, ниндидер гомуми генә сүзләр әйтешә идек. Соңыннан ничектер сөйләшеп киттек. Берәр айдан соң ул миңа берәр җиргә барып чәй эчәргә тәкъдим итте. Мин аптырадым, тик ризалаштым. «Сез кияүдәме?» – дип сорады Ринат кафеда утырганда. «Ирем 10 ел элек үлде. Сезнең хатыныгыз бармы соң?» – дип сорадым мин дә. «Аерылыштык, 8 ел була инде...» – диде ул. Ирем үлгәннән соң минем башка ирләр белән очрашканым булмады. Мондый мөнәсәбәтләр өчен үземне инде бик карт дип хис иттем. Аннан, инде үсеп беткән балаларым янында ирләр янына «свиданиеләргә» йөрү дә уңайсыз иде. Өстәвенә, шул вакытта беренче оныгым туды, аны карашырга да булышасы булды. Ә монда көтмәгәндә чибәр, кызыклы