8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында балалар белән “Үз кулларың белән әнигә бүләк” дигән чәчәкләр ясау мастер-классы үткәрелде. Аның барышында балалар гадәти булмаган һәм матур чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк. Димәк, бәйрәм көнендә әниләрен гаҗәпләндереп, балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирәчәкләр. Мастер-класста катнашучыларның һәрберсенең кабатланмас, җылылык һәм мәхәббәт белән тулган, матур, соклангыч һәм оригиналь чәчәге барлыкка килде, аларны балалар һичшиксез әниләренә һәм әбиләренә бүләк итәчәкләр.