Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан үткән «Мисс медицина» матурлык бәйгесендә катнашучылар булып округның дәваханә һәм поликлиникаларыннан сайлап алынган ун чибәркәй катнашты. Конкурсны Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы ярдәмендә 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең Яшьләр советы оештырды. Вакыйгага әзерлек бер айдан артык вакытны алган. Конкурсны оештыручыларның берсе, 5нче дәваханәнең мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Александр Әхмәтов сөйләгәнчә, катнашучылар видеопрезентацияләр әзерләгән, сәхнәдә иҗади номерларын һәм дефилены кабатлаган. Проектның идея илһамландыручысы - 5нче дәваханә баш табибының гомум мәсьәләләр буенча урынбасары Надирә Әмирова, ул конкурс барышында конферансье ролендә дә чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар дүрт сынауда көч сынашты: видеопрезентация, медицина костюмнарында дефиле, интеллектуаль баттл, иҗади конкурс. Конкурс йомгаклары буенча «Мисс медицина» титулын 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең функц