✨Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 8а һәм 8 Б сыйныф активист – волонтерлары Киңәшчесе Альбина Хантимирова белән бергә өлкән яшьтәге хатын-кыз-хезмәт фронтында катнашучы, тыл ветераны Хәйруллина Миңниса Хәйрулла кызын котладылар. ✨Волонтерлар аңа чәчәкләр, зур булмаган бүләкләр һәм ихлас җылылык, шатлык һәм игътибар бүләк итү теләге белән кунакка килделәр. Алар өчен иң мөһиме — бу хатын-кызларның батырлыгы һәм тормыш юлы кешеләрнең хәтерендә һәм йөрәкләрендә мәңгегә сакланачагын ассызыклау. ✨Очрашу барышында активистлар Миңниса апаны 92 яшьлек туган көне белән һәм 8 Март бәйрәме белән котладылар, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләделәр. Шулай ук волонтерлар җыештыру эшләрен башкардылар, ишегалдын кардан чистарттылар. ✨Ветераннар янында булу, аларның казанышларын истә тоту һәм аларга игътибар итү — безнең бурычыбыз һәм намусыбыз. Бу сүзләр хәтерне саклауның һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшереп торсын.