Митингка район үзәгенең “Беренчеләр отряды”, яшь гвардиячеләр хәрәкәте активистлары, сугышчы- интернационалистлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хезмәт ветераннары, авыл кешеләре килгәннәр иде. Тантаналы митингта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин кайнар котлады. Әлеге тәбрикләүләргә махсус хәрби операциядә катнашучы офицер, район ветеран-пенсионерлар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, сугышчан ветеран Сергей Гнеденков кушылдылар. Төрле сугышларда үлеп калган хәрбиләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Аннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә, Мәңгелек ут янына, веноклар куелды, тере чәчәкләр салынды. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.
Базарлы Матакның Азат итүче солдат һәйкәле каршында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды
23 февраля23 фев
1
~1 мин