” Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында, 17 февраль көнне Саба үзәк китапханәсендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Ватанны саклау - изге бурыч” дип исемләнгән патриотик чара уздырылды. Чарада Әфган сугышы ветераны Ягъфәров Раиф абый оныгы Аяз белән, уллары белән Закиров Фәнис, Сәлимов Ильнар, Фагмиев Рөстәм, Ханов Зәбир, Исхаков Руслан, Харисов Рөстәм төрле уен-биремнәрдә: “Кем җитез”, “Акыл гимнастикасы”, “Кем тапкыр”, “Самолетта сәлам хатлары”, “Якорьне күтәрәбез” һ.б. актив катнашып, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Тулырак: https://vk.ru/wall-95845720_117597